news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы хуҗалыгында яңа культура – люпин үстерелә башлады

Әлки районы хуҗалыгында яңа культура – люпин үстерелә башлады
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районының «Хузангай» җәмгыятендә безнең өчен яңа культура – люпин үстерелә башлады. Ул кузаклы культура, борчак сымак, тик бераз җәйпәк. Люпин аксымга бай, маллар азыгын баету өчен бик отышлы культура. Биредә люпинны 1341 гектарда үстерделәр, уңышы һәр гектардан 24 центнер чыкты.

Анда ел дәвамында ярма культураларын эшкәртеп, аларны савытларга тутырып, сәүдә нокталарына озаталар. Җәмгыять үстергән ярмаларны халык яратып сатып ала. Шуңа да аны елдан-ел күбрәк җитештерергә тырышалар.  Бу турыда «Әлки хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.

«Хузангай»да карабодай быел 815 гектарда үстерелде. Аны бик вакытлы җыеп алып саклауга куйдылар. Карабодайның һәр гектарыннан 21 центнер уңыш суктырып алынды. Складларга 1681 тонна карабодай керде. Яңа уңыштан ярма да җитештерә башладылар.

Тарыны исә биредә 120 гектарда үстергәннәр иде. Аның уңышы да куанырлык булды: һәр гектарыннан 38әр центнер чыкты. Складларга 770 тонна әлеге ярма чималы керде.

Быел хузангайлылар борчакны да күп үстерде. Әлеге кузаклы культураның һәр гектары 21 центнер уңыш бирде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100