news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Йолдыз бистәсенә якташлар Авыл көненә җыелды

Әлки районы Йолдыз бистәсенә якташлар Авыл көненә җыелды
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы Йолдыз бистәсенә якташлар соңгы тапкыр Авыл көненә 2014 елда җыелган булган. Шуңа да әлеге очрашуга бик сагынышып, хәтирәләрне яңартырга дип илнең төрле почмагыннан якташлар кайткан. Авыл көннәре районда һәр елны һәм күп җирләрдә уза. Әмма Йолдыздагы бу бәйрәм үзгәлеге, эчтәлеге белән ныкъ аерылып торды.

Авылдашларын шулай җыеп, очрашу үткәрү теләге белән Мәскәү якларында яшәүче эшмәкәр, якташыбыз Николай Зайцев чыга. Ул Йолдызда яшәүче Илдар Чекушевка Авыл көнен үткәрү дә оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алуын сорый. Илдар кече туган җиренең чын ватанпәрвәре. Ул бәйрәмгә бер мәгьнә, эчтәлек салып хәзерләнә башлый. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Илдар Чекушев тантана үтәсе урында урам коесы ясаган, читән үреп аңа тальян гармуны, мондалина элгән, янәшәдә печән чүмәләсе, агач ботакларыннан шалаш корган. Болар барысы да элеккеге авыл тормышы хатирәләре. Халыкны бит истәлекләрне яңарту, бала, яшь чакларны барлау өчен җыйганнар. Бәйрәмгә инде авылдан күптәннән чыгып киткән нәселләр дә, шунда яшәүчеләрнең туганнары да күп кайткан.

Бәйрәм тантаналы төстә - ике дәүләт гимнын яңгыратып,дәүләт флагларын күтәреп башланды. Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин бәйрәмгә җыелган халыкны тәбрикләп иң җылы теләкләрен ирештерде.

Балалар өчен дә күңел ачулар оештырылган иде. Алар рәхәтләнеп көне буе батутта сикерде, тәм-томнардан авыз итте. Ахырдан кунакларны кайнар пылау белән сыйладылар. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100