Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алинә Заһитова югары уку йортында сессия ябуы турында хәбәр итте
Пхенчханда узган Олимпиадада фигуралы шуу буенча чемпион булган Алинә Заһитова югары уку йортында сессия ябуы турында сөйләде. Бу хакта 20 яшьлек спортчы үзенең телеграмм-каналында язган.
«Мин иртән хокук белеменнән имтихан тапшырдым, аны «5»кә бирдем. Бу минем соңгы имтихан булды, шуңа күрә бетте – сессияне яптым», – ди Заһитова.
Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының журналистика факультетында укый. Күптән түгел Пекиндагы кышкы Олимпиадада Алинә экспертлар һәм аналитиклар төркемендә эшләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз