news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова сәламәтлегеннән зарланды

Россия фигурачысы Алена Заһитова сәламәтлек торышына зарланды. Алдан хәбәр ителгән боксчылар рингына чыгар алдыннан ул сәламәтлек белән бәйле проблемалары турында белдерде.

Пхенчхан Олимпия чемпионы социаль челтәрләрдә куйган видеосында язылучыларына соңгы фотосурәтләрдә йөзе бераз шешенгәнлеген аңлатты.

«Соңгы постта минем минем битем турында фикерләр күп булды. 4 ел дәвамында инде мин кайчагында күзләрем шешенеп уянам. Кайчагында бөтенләй берни дә күрмим. Бүген нәкъ шундый көн булды. Мин күп кенә табибларда тикшерендем, әмма моның нәрсә белән бәйле булуы аңлашылмый. Бүген әле бу минем яхшы вариантым», - дигән Заһитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100