Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: «Татарстанда янгыннар саны арту җитди игътибар таләп итә»
Узган ел республиканың Тукай районында һәм Чаллы шәһәрендә янгыннарга бәйле катлаулы вазгыять урнашкан.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Узган ел Татарстанда алты меңнән артык янгын чыккан, бу 2020 елга караганда 95 очракка күбрәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә республика Премьер-министры Алексей Песошин шундый саннар китерде.
Ведомство башлыгы докладын тыңлаганнан соң, Песошин янгыннарның саны бик азга гына артуы да җитди игътибар таләп итүен искәртте. Кисәтү чаралары үткәрүне һәм янгын турында хәбәр итү җайланмаларын урнаштыруны дәвам итәргә кирәк. Сүз уңаеннан, узган ел шулар ярдәмендә 172 кеше янгыннан котылган.
«Янгыннарның саны арту һәм аларда кешеләрнең һәлак булуы – игътибар таләп итә торган аспектлар. Тулаем алганда, Татарстандагы күрсәткечләр илнең башка төбәкләренә караганда түбәнрәк булуга да карамастан, аеруча торак массивларда һәм кешеләр күп җыелган урыннарда янгыннарны кисәтү эшен дәвам итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә.
Ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин докладыннан күренгәнчә, узган ел республиканың Тукай районында һәм Чаллы шәһәрендә янгыннарга бәйле катлаулы вазгыять урнашкан. Берьюлы биш районда (Әлмәт, Югары Ослан, Лаеш, Түбән Кама һәм Чирмешән) һәлак булучылар саны кисәк арткан.
«Без янгыннар һәм аларда кешеләрнең һәлак булуына бәйле вазгыятьне җентекләп анализладык. Монда безнең дә гаеп барлыгын яшермибез», – дип искәртте Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз