news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан Элемтә министрлыгын 25 еллыгы белән котлады

Алексей Песошин министрлык хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Корстон» үзәгендә узган тантаналы чарада Алексей Песошин Татарстан Элемтә министрлыгы коллективын 25 еллыгы белән котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оешуга 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин министрлык хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

«Бу елларда министрлык бик зур күләмле һәм мөһим эшчәнлек алып бара. Министрлык оешканда хакимият органнарын, мәгариф һәм җәмәгать урыннарын компьютерлаштыру, телефон элемтәсен камилләштерү, кәрәзле элемтә операторларына ярдәм итү максаты торса, хәзер исә Татарстанның шәһәрләрендә һәм авылларында интернетка чыгу мөмкинлеге булдырылды. Республикада яшәүче миллионнарча кеше электрон хезмәт күрсәтүләрне файдалана. „ИТ-парк“, „Иннополис“ шәһәре төзелде. Татарстанның цифрлы икътисады үсеше концепциясе булдырылды», диелгән котлау сүзендә.

«Эшләнгән барлык эшләр, чирек гасыр дәвамында ирешкән уңышлар министрлык коллективына яңа эшләр, проектларны гамәлгә ашыру өчен илһам һәм көч бирсен», дигән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Песошин Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100