news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Коронавирус йоктыручылар кимесә дә, кисәтү чаралары әле дә мөһим

Татарстанда бер атна эчендә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 13 процентка кимегән, әмма кисәтү чаралары әле дә мөһим булып кала. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада март аенда коронавирус очраклары февраль белән чагыштырганда өч тапкыр азрак ачыкланган, әмма бүгенге көндә ковид йоктыручылар саны кимү тукталды диярлек.

«Хезмәт коллективлары, белем бирү учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәүне дәвам итәргә кирәк. Шуны да искәртәсем килә: җәмәгать урыннары һәм транспортта битлек режимын беркем дә гамәлдән чыгармады», - дип искәртте республика Премьер-министры.

Песошин Роспотребнадзорга бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада коронавируска каршы препаратның беренче компоненты белән вакцинацияләү планы үтәлсә дә, халыкка вакцинация һәм ревакцинациянең әһәмияте турында мәгълүмат бирүне дәвам итәргә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100