news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында Ачык ишекләр көне үткәрелде

Киләсе уку елына студентлар өчен тулай торак та булачак.

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында Ачык ишекләр көне үткәрелде
http://alki-rt.ru

(Әлки, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Ләйлә Әхмәтшина). Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында ачык ишекләр көне булды. Бу чарага район мәктәпләренең быел 9 сыйныфны тәмамлаячак үсмерләрне чакырдылар. Училищега автобуслар белән 170ләп укучы килде. Аларга уку йорты турында тәфсилләп сөйләделәр, класс-кабинетларны күрсәттеләр.

«Безнең училище ачылып эшли башлаганнан бирле 5 меңнән артык кешене укытып чыгардык. Бу уку елында өч юнәлештә 133 студент һөнәр һәм белем ала. Шунда ук эшкә урнашып, хезмәт юлыгызны башлап җибәрсәгез дә була, югары белем алырга теләсәгез, республиканың берничә югары уку йорты сезне өченче курска кабул итәргә әзер», — дип сөйләде филиал директоры Эльвира Нуруллина.

Аның әйтүенчә, ветеринария белгечләрен дә, биш категория буенча «права» алып чыгучы тракторчы-машинистларны да «Кызыл Шәрык» отрядларында, «Хузангай» җәмгыятендә бик тә көтәләр, аларга әйбәт хезмәт хаклары түләргә ышандыралар. Ә пешекчеләр кафе-ашханәләргә һәрчак кирәк икән. Аның сүзләрен очрашуга килгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева да раслады.

«Бу уку йорты капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде, аның матди базасы ныгытылды. Хәзер биредә уку, һөнәр үзләштерү өчен бөтен шартлар тудырылды. Шуңа күрә училищега килергә карар кылсагыз, ялгышмассыз. Бүген бик игътибарлы булыгыз, училище белән әйбәтләп танышыгыз, сораулар бирергә оялмагыз», –диде ул.

Җитәкчеләрне тыңлаганнан соң, үсмерләргә училище кабинетларын, спортзалны күрсәттеләр. Ә укытучылар һәм мастерлар биредә алып була торган һөнәрләр хакында кызыктырырлык итеп сөйләде.

Шулай итеп, мәктәпләрнең тугызынчы сыйныфларында укучыларга бу көнне бик күп файдалы мәгълүмат бирелде. Ә филиал җитәкчесе Эльвира Нуруллина көзгә чаклы тулай тораклы булачакларын да хәбәр итте, «филиал» дигән кушымтадан котылу, мөстәкыйль уку йорты статусын кайтару өчен тырышып йөрүләрен дә яшермәде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100