news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Сладковский: “Казан көзе”нең һәр концерты − эксклюзив”

Татарстан башкаласы опера фестиваленә әзерләнә

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 30 август көнне сәгать 20.00 дә Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавадагы “Казан көзе” (“Казанская осень”) опера фестивале узачак. Аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры оештыра.

Шул уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский тарафыннан ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, фестивальне оештыручыларның берсе Александр Сладковский катнашында матбугат конференциясе үткәрелде.

Быел чакыру буенча 65нче Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы Полина Пастирчак, Мария театры солисты Сергей Скороходов, Зур театр солисты Андрей Жилиховский Казанда чыгыш ясаячак. “Казан көзе” программасына Кальман, Легар, Штраус, Лоу оперетталарыннан өзекләр яңгыраячак.

“Безнең һәр “Казан көзе” фестивале концерты − эксклюзив. Ул тамаша башка беркайда да куелмый”, - дип белдерде Александр Сладковский журналистларга. Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге — анда танылган актриса Чулпан Хаматова “Евгений Онегин”ннан өзекләр укыячак. Танылган дирижер сүзләренчә, бу — аның күптәнге хыялы һәм Казан тамашачысы каршында чыгыш ясарга милләттәшебезне ул инде 1 ел элек үк чакырган булган. Фестиваль кысаларында уздырылачак бу тамашаны 26 сентябрь көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында күрергә мөмкин булачак.

Фестивальнең бюджетына килгәндә, Александр Сладковский төгәл сумманы әйтә алмавын белдерде. Техник җиһазларны көйләүне генә якынча 3 миллион сумга төшә, дип хәбәр итте.

Әлеге чара быел 5 нче тапкыр уздырылачак. “Казан көзе” фестивале ярдәмендә Татарстан башкаласы тамашачысы Любовь Казарновская, Леонардо Граменья, Роберто Аланья, Венера Гыймадиева, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес кебек артистларның чыгышларын тамаша кыла алган иде. Шулай ук тамашачыларга “Алтынчәч” һәм “Ак бүре” опералары тәкъдим ителде. 4 ел эчендә концертта 60 меңләп тамашачы булырга өлгергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100