news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы өч көндә Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

Республикада көнбатыш циклоны хакимлек итәчәк

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Алдагы өч көндә Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә. Республикада көнбатыш  циклоны хакимлек итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, апрель аенда һава торышында үзгәрешләр еш күзәтелә. Бу юлы республика көнбатыш циклоны хакимлегендә булачак, ул юеш кар һәм яңгыр алып килә. Татарстанның көнбатыш районнарында циклон бигрәк тә үзен күрсәтәчәк, анда төнлә 2-7, урыны белән 9 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 2-7 градуска кадәр җылыта. Көнбатыш районнарда яңгыр яварга мөмкин.

5 апрельдә, якшәмбе, Татарстан буенча урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә 5 градуска кадәр салкын, көндез 2-7 градус җылы булыр дип көтелә.

6 апрель, дүшәмбе көнне, төнлә һәм иртән юеш кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез термометр баганалары 1-6 градус җылы күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык булуы ихтимал.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100