news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альбина Шакирова янә стендка ату буенча ярышларда Татарстан данын яклаячак

Соңге елда А.Шакирова остарган һәм спорт нәтиҗәләрен яхшырткан

  (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Альбина Шакирова янә стендка ату буенча ярышларда Татарстан данын яклаячак. Бу хакта кичә Мәскәүдә узган Россия пуля һәм стендка атучылар берлеге Башкарма комитеты утырышында билгеле булды.
Башкарма комитеты утырыш нәтиҗәләре турында ТР пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин белдерде.
“Альбина Шакирова рәсми рәвештә безнең республикага кайта. Башкарма комитетта безнең өчен истәлекле карар кабул ителде, Альбина Шакирова 2015 елдан барлык ярышларда да Татарстан данын яклаячак. Ул берничә ел Ростов өлкәсе өчен чыгыш ясаган иде. Без бу вакыйганы шатланып кабул иттек”, - дип сөйләде Сергей Демин.
Аның сүзләренә караганда, А.Шакирова остарган һәм спорт нәтиҗәләрен яхшырткан.
Россия пуля һәм стендка ату берлеге Башкарма комитеты 2015 елга илнең җыелма командасы исемлеген раслады. Стендка ату буенча Россия җыелма командаларында төрле яшьтәге 26 татарстанлы катнашачак. Төп җыелма команда составына Татарстанның Василий Мосин, Александр Фурасьев, Артем Копыстынский, Альбина Шакирова һәм Анна Митяшова кебек спортчылар кертелгән, дип хәбәр итә ТР пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot