news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабуганың үзәк урамнарында 550 агач утыртырга җыеналар

Алабуганың үзәк урамнарында 550 агач утыртырга җыеналар
"Алабуга нуры"

Алабуга шәһәре урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды. Беренче утырту эшләре 30 апрельдә үк башланды. «Чебурашка» паркын һәм Ленин мәйданын биш метрлы юкә агачы бизәде. Аннары  Тынычлык проспекты буйлап миләш үсентеләре утырттылар. Бу язда Алабуганың үзәк урамнарында барлыгы 550 агач утыртылачак.

«Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителгәнчә, агач утырту эшләре «Гуляй-парк» территориясендә, Нефтьчеләр проспектында, Төзүчеләр урамында башкарылды. Биредә 40 юкә үсентесе утыртылган. Бакый Урманче урамыннан Тынычлык проспектына кадәр Мәрҗани урамы буйлап 65 алмагач үсәчәк.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100