news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүчеләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты кабул итәчәк

3 февральдә 11.00 сәгатьтә Алабуга муниципаль районы Советы бинасындагы 12нче бүлмәдә җирле халыкны кабул итәчәкләр. Гражданнарны Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна Ларионова кабул итә.

Алабугада яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр һәм көнүзәк проблемалар буенча мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Белешмә алу һәм кабул итүгә язылу өчен телефон: 8(85557) 3-03-45, 8(85557) 3-31-78 һәм 8 (85557) 3-48-10

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100