25 июньдә 10.00 сәгатьтә Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылында Сабантуй башлана. Традиция буенча, Алабуга бу бәйрәмдә бөтен республика данын яклаячак.
«Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта мәйданчыкны әзерләү эше бара. Алабугалылар декорацияләрне җәелдереп, концерт номерларын кабатлыйлар.