news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада VI Мәхмүтов укулары уздырыла

Анда катнашуга гаризалар һәм материаллар 15 мартка кадәр кабул ителә

 (Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ). 12-14 апрельдә КФУның Алабуга институтында (Алабуга ш., Казан ур., 89нчы йорт) “VI Мәхмүтов укулары: бүгенге заманда проблемалы укыту” дигән конференция була. Фәнни чара күренекле галим, педагог-теоретик, шәрыкне өйрәнүче, лексикограф, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, профессор Мирза Мәхмүтовның тууына 90 ел тулуга (1926-2008) багышлана.

Конференцияне Россия Мәгариф академиясе, Казан федераль университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе оештыра.

Укуларда, аерым алганда, мәгариф фәлсәфәсе, мәгариф психологиясе, мәгариф һәм мәдәният, белем бирүдә идарә, проблемалы укыту һәм заманча белем бирү технологияләре, белем алучыларның сәләтен үстерү, һөнәри белем бирүдә проблемалы укыту, бүгенге заманда мәгариф үсешенең төп үзенчәлекләре, дистанцион белем бирүдә педагогик һәм технологик ысуллар кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла. Анда катнашуга фәнни кызыксынулары укулар тематикасы белән бәйле галимнәр, яшь тикшеренүчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре чакырыла. Гаризалар һәм материаллар 15 мартка кадәр mahmutovsckie.tchtenia@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Укуларда чыгышлар рус һәм инглиз телләрендә булачак.

Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни мәкаләләр җыентыгы бастыру ниятләнә (аның өчен акча түлисе түгел).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100