Алабугада узачак арт-симпозиумга Шотландия рәссамнары киләчәк
12 августта Алабуга шәһәрендә “Дастан сулышы” дип исемләнгән V Халыкара арт-симпозиум узачак
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 12 августта Алабуга шәһәрендә “Дастан сулышы” дип исемләнгән V Халыкара арт-симпозиум узачак.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының рәсми сайтыннан алган мәгълүматка караганда, төрле халыкларның борынгы дастаннарындагы сюжетлар Россия төбәкләреннән, шул исәптән Идел буе республикаларыннан, Белоруссия, Үзбәкстан һәм Казахстаннан килгән рәссамнар иҗатында чагылыш табачак. Чарага хәтта Шотландиядән рәссамнар Линн Беннет–Маккензи һәм Виктория Джейн Стоунбриджның килүе көтелә. Арт-симпозиум шарты буенча, рәссамнарның һәркайсысы Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына икешәр картинасын бүләк итәргә тиеш булачак.