news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада Спас ярминкәсенә әзерлек башланды

Алабугада Спас ярминкәсенә әзерлек башланды
"Алабуга нуры"

Алабугада Спас ярминкәсендә катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланды. Быел анда катнашучы осталар саны да артыр дип көтәләр. Бөтенсоюз Спас ярминкәсе 5-7 августка планлаштырылган. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бу кунаклар трафигын һәм катнашучылар сәүдәсен яхшыртуны күздә тотып эшләнә. Элекке кебек үк, Гассар, Яр буе урамы һәм Шишкин буалары эшләячәк. Пассажирларга уңайлылык турында уйлыйбыз», — ди «Компонент+» ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Дмитрий Ушаков.

Ярминкәне оештыручылар быел осталарны сайлап алуга зур игътибар бирәчәк.

«Спас ярминкәсендә катнашучы осталарны җентекләп сайлау турында музей хезмәткәрләре белән сөйләшкән идек инде. Гамәлдә үзен оста дип әйтүченең барысы да оста булып чыкмый. Былтыр теркәлгәннәр яхшы урыннар алачак, быел катнашучыларга да урыннар кала», — ди Дмитрий Ушаков.

Яңа концерт программасы, балалар өчен күбрәк күңел ачулар әзерлиләр.— Спас ярминкәсенә хәзерлек ел әйләнәсе бара. Һава торышы яхшыруга, сәүдә нокталарын билгели башларбыз, — дип өстәде Дмитрий Ушаков.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100