news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды

Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды

Бүген Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале старт алды. Ул 17 августка кадәр Казан федераль университетының Алабуга институтында узачак. Өч көн дәвамында укытучылар тәҗрибә уртаклашачак.

Фестивальне ачу тантанасы шәһәр Мәдәният сараенда узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Фестивальдә Россия һәм чит илләрдән 1600 укытучы, галим һәм белгеч, йөздән артык модератор һәм спикер катнаша.

Өч көн дәвамында лекция, мастер-класс, фикер алышу, түгәрәк өстәл һәм башка чаралар узачак.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100