news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабугада “Китаплар планетасы” күргәзмәсе ачыла
24-31 мартта Алабуга шәһәренең балалар китапханәләрендә Балалар китабы атналыгы старт ала
Скопировать ссылку
(Казан, 15 март, “Татар-информ”). 24-31 мартта Алабуга шәһәренең балалар китапханәләрендә Балалар китабы атналыгы старт ала. Акция барышында һәр көнне яңадан-яңа программа тәкъдим ителәчәк. Алар арасында – күргәзмәләр ачылышы, әдәби викториналар, күрсәтмә дәресләр, әкият ярдәмендә терапия чаралары. Атналыкны дүрт китапханә хезмәткәрләре оештыра.
Язгы мәктәп каникулларында узачак чараларда 1-7 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша алачак. Балалар китабы атналыгы тантаналы төстә 24 мартта шәһәр Мәдәният Сараенда ачылачак. Бу көнне китап сөючеләрне сәхнәләштерелгән тамаша көтә. Анда төп катнашучы – әкият персонажы Буратино булачак.
Ачу тантанасында “Китаплар планетасы” исемле күргәзмә дә тәкъдир ителәчәк. Шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре китап укучылары арасында сораштыру үткәргәннән соң рейтинг төзи. Аның нәтиҗәләре буенча экспозициягә “Кечкенә энем һәм сеңлем өчен иң яхшы китап” “Иң яхшы белешмә басмасы”, “Чит ил авторының иң яхшы китабы”, “Илебез авторының иң яхшы китабы” номинацияләрендә җиңгән китаплар урнаштырыла.
Балалар китабы атналыгы соңында оештыручылар “Иң күп укучы сыйныф”, “Иң яшь укучы» һәм “Балалар китапханәсенең иң актив ярдәмчесе” номинацияләрендә катнашучыларны бүләкләргә ниятли. Бу турыда Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot