Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада иң иҗади «Форпост» отрядын сайладылар
Бөтен республикадан җыелган йөздән артык форпостчы берничә көн буена «Якты утлар» дип аталган XIX үзешчән сәнгать фестивалендә булды. Быелгы тема — «Мин һәм минем кече ватаным». Казан, Тәтеш, Менделеевск, Азнакай, Кама Аланы, Әлки һәм Алабугадан барлыгы 9 команда катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Бу фестиваль Алабугада моннан 19 ел элек барлыкка килде. Дүрт ел элек Казанда үткәрә башладылар. Быел яңадан бездә», − ди Алабуганың «Форпост» үзәге директоры Любовь Степанова.
Балалар үзләренең кече ватаннары турында бию, сәхнә күренешләре, җыр һәм шигырьләр аша сөйләде, алар шулай туган якка соклануларын белдерде.
Фестиваль «Театр жанры», «Вокал», «Хореография» һәм «Оригиналь жанр» номинацияләре буенча узды. Чара шәһәр Мәдәният сараендагы гала-концерт белән тәмамланды, анда иң яхшы чыгышлар күрсәтелде. Иҗади отрядларны бүләкләү дә шунда булды.
Быел шәһәрнең 10нчы күп профильле лицееның «Форпост» отряды Гран-при алуга иреште. Бу мәгариф учреждениесендә форпостчыларның өч отряды эшли, анда барысы 45 укучы йөри.
«Шундый бүләк алуыбыз, безгә бәя бирүләре бик күңелле. Егетләр әзерләнде, тырышты, аларның һәрбере йөз процент көчен түкте. Бик җиңәселәре килгән иде, булдырдылар да», − дип укучылар өчен шатланып сөйләде лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Павлова.
Аның сүзләренчә, аларның форпостчылары кисәтү эшләре алып бара, тәртип бозучылар белән әңгәмәләр кора, чөнки алар яшьтәшләрен яхшырак аңлый. Соңрак шулай да булгалый, андыйлар үзләре «Форпост» сафына басарга теләк белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз