news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак

Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясарга җыеналар. Ул капиталь төзекләндерү кысаларында башкарылачак. 

Йортларга капиталь ремонт программасын тормышка ашыруга финанслар күләме 154,6 миллион сум тәшкил итә. 23 корылманың 16сында эш алып барыла инде. Фасадны төзекләндереп тышлау, түбәләрне, инженер системаларын ремонтлау, лифт җиһазларын алыштыру планлаштырыла. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән. Биредә суүткәрә торган эчке инженер системалары алыштырылган. Программа кысаларында лифтлары алыштырылачак өч йорт та әзерлек дәрәҗәсендә диярлек. Болар Мәрҗани урамындагы 8, 28 һәм 30нчы йортлар», — диде торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин.

Шул урамдагы 7нче йортта быелгы программага кергән. Бүген анда кайнар һәм салкын су һәм фатирлардан су агызу челтәрен алыштыру тәмамланып килә. Шулай ук йортның тыштан ян кырларын сылап, тышлау эшенә керешкәннәр. Быел, үткән елдагы кебек үк, йортларның тышын төзекләндерү һәм җылытуга зур игътибар бирелә. 

«Кагыйдә буларак, фасады җылытылган йортларда яшәүчеләр җылыту чорында 1200 сумнан артык акчаны янга калдыра», — дип сөйләде Андрей Томилин.

Төзүчеләр урамындагы йортларның тышкы як төсе буенча тәкъдим ителгән өч варианттан социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән берсе сайланды.Моннан тыш, шәһәрнең тарихи өлешендә өч күп фатирлы йортка ремонт булачак. Берсе — Олы Покров урамындагы мәдәни мирас объекты булган 11нче йорт. 

Гомумән алганда, торак фондын төзекләндерү эшләрен 1 сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100