news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада беренче тапкыр җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры була

Алабугада беренче тапкыр җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры була

Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры оештырыла. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын 22 июльдән 24 июльгә кадәр Алабуга шәһәре территориясендә традицион җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турнирына чакыралар. Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар һәм 10-15 яшьлек балалар катнаша ала.

Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә. Турнир программасында ярминкә, мастер-класс, палаткалар шәһәрчеге һәм бик күп кызыклы чаралар бар.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100