news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә була

«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә була

2022 елның 14-17 июлендә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыка фестивале узачак. Проект 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — РФ атказанган артисты Борис Березовский. Моннан тыш, сәхнәгә виолончелист Александр Князев, пианистлар Юрий Мартынов, Евгений Стародубцев, Андрей Коробейников, Федор Орлов һәм Алина Пырьина, джаз импровизаторы, һәм җырчы Олег Аккуратов, саксофонист Михаил Шумаков, Владислав Муртазин (орган), Яна Иванилова (сопрано), актер, шагыйрь һәм режиссер Владислав Маленко чыгачак.

Коллективлар арасында В.А.Раевский исемендәге Нократ симфоник оркестры, Игорь Лерманның камера оркестры, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Сирин» борынгы рус рухи музыкасы ансамбле, Софи Окран джаз төркеме, «Элегато» триосы (җит. аккордионист Айдар Сәлахов), «Зернышко» үрнәк фольклор ансамбле (җит. Ольга Гунько, Алтай Республикасы) бар.

Моннан тыш, фестивальдә күп санлы Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары — яшь музыкантлар да катнаша.

«Алабугада җәйге кичләр» — Татарстанда башка музыкаль проектлардан open-air форматында (ачык һавада) булуы белән аерылып торган тиңдәшсез вакыйга. Ул концерт программаларына бушлай бушлай йөрүне һәм табигать белән гармонияле берләшүне күздә тота.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100