Алабугада торак йортлар янындагы коймаларны ремонтлау чыгымнарының бер өлешен каплаячаклар. Моның өчен Алабуга муниципаль районы башлыгы грантын гамәлгә куйдылар.
«Шәһәрнең күренешен яхшырту максатларында Алабугада яшәүчеләргә иске коймаларны ремонтлау өчен 50 мең сум грант биреләчәк. Һәр йорт биләмәсенә 50 мең сумлык грант каралган. Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриев вазгыятьне үзгәртү, шәһәргә эстетик төс бирү максатын куя», - дип аңлатты Татар-информ»га администрациянең матбугат сәркатибе Екатерина Сайбель.
Грант шәһәрнең күренешен бозарлык җимерек коймаларның хуҗаларына биреләчәк.
Яңа стационар койма куйганда архитектура-сәнгать образының, материалның һәм төснең бертөрле булуы шарт итеп куела.
«Шәһәрдә яшәүче һәр кеше грантка дәгъва итә ала», - диде агентлык әңгәмәдәше.