news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында мобиль поликлиникалар эшли башлады

Алар район авылларында урнашкан.

Алабуга районында мобиль поликлиникалар эшли башлады
Фото: Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте

(Алабуга, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районында авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен мобиль поликлиника эшли башлады. Беренче мобиль комплекс Поспелово авыл җирлегендә эшли башлады, анда берничә табиб 158 пациентны кабул иткән инде.

Автоклиникада алты кабинет бар. Аларда терапевт, кардиолог, эндокринолог, онколог, невролог, гинеколог, хирург, уролог, офтальмолог һәм ревматолог кебек тар белгечләр кабул итә. Медиклар гомуми һәм биохимик анализ ясау өчен кан ала, шулай ук биредә гомуми анализ өчен бәвел дә тапшырырга була. Күчмә комплекс заманча диагностика һәм лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Табиблар әлеге мобиль комплекста авыл җирлекләрендә, шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләрне, гыйнвардан март аена кадәр эш графигы нигезендә кабул итәчәк. Үзегезнең авыл җирлегендә табиб янына керергә өлгермәгәнсез икән, башка көннәрдә графикта күрсәтелгән торак пунктка килеп, кабул итүгә керергә була. 

Мобиль комплекс бер торак пункттан икенчесенә күчүгә бәйле рәвештә, дүшәмбе көннәрендә кабул итү үткәрелми.

Исегезгә төшерәбез, күчмә медицина комплекслары авыл халкын профилактик күзәтүләр белән йөз процент колачлау һәм «Сәламәт киләчәк» партия проектлары кысаларында авыруларны иртә ачыклау максаты белән оештырыла.

Күчмә мобиль комплексның эш графигын монда карарга була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100