news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында ашлык киптерү өчен яңа комплекс ачылачак

Алабуга районында ашлык киптерү өчен яңа комплекс ачылачак
"Алабуга нуры"

Алабуга районында «Аммоний» җәмгыятенә караган «Аммоний Агротехнологияләр» предприятиесендә ашлык киптерү өчен яңа комплекс ачылачак. «Агротехнологияләр» быелга күләмле кыр эшләре планлаштырган − 6,5 мең гектардан артык мәйданны эшкәртергә кирәк.

Бу корылманың кайбер үзенчәлекләре бар. Беренчедән, ашлыкны чистарта торган машина һәм киптерә торган җиһаз ике режимда эшли ала: орлыкка һәм сатуга. Гамәлдә ике төймәгә басып, эшнең эчтәлеге һәм киптерү температурасы үзгәрә. Бу ашлыкны җентекләп һәм сак кына чистартырга, киптерергә мөмкинлек бирә, орлыкларга азрак зыян килә. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Икенчедән, экономия ясала. Комплекс тәүлек буе эшләрлек, ләкин төнлә эш тулы көченә барсын өчен ике кеше дә җитә.

Ашлык киптерү комплексында дымлысын 550-600 тонна, һәм корысын 200-250 тонна саклап була.

Бүген җайлау-көйләү эшләре бара, комплексны файдалануга тапшырыр алдыннан, әйләнә-тирәсен дә төзекләндерергә җыеналар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100