Алабуга – Пермь юлында килеп чыккан һәлакәттә 3 кешенең гомере өзелгән
8 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген 00.50дә Алабуга – Пермь юлының Удмуртия Республикасы Алнаш районы турысындагы 50нче чакрымында йөк машинасы һәм микроавтобус катнашында килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә, микроавтобустагы 3 кешенең гомере өзелгән, тагын 8 кеше тән казаларына дучар ителгән.
Бу хакта Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матубгат хезмәте хәбәр итә.
Фаразлар буенча, “DAF” йөк машинасы рулендагы 48 яшьлек ир-ат каршы як юлга чыгып, “Мерседес Бенц” микроавтобусы белән бәрелешә. “Һәлакәт нәтиҗәсендә, “Мерседес Бенц” микроавтобусындагы 3 пассажир шунда ук җан тәслим кыла. Ике йөртүче һәм микроавтобустагы 6 пассажир район хастаханәсенә озатыла”, – дип тәгаенләнә хәбәрдә.