news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Акыллы башлар”ны Татарстанда калдыру юлы уйлап табылды

Россия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган егет-кызлар өчен ТР Президенты стипендияләре гамәлгә куелачак

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда “акыллы башлар”ны республикада калдыру юллары турында уйлыйлар. Россия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган егет-кызлар өчен ТР Президенты стипендияләре гамәлгә куелачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Билгеле булганча, Татарстан укучылары бөтенроссия олимпиадаларында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урында бара. Ә призлы урыннар яулаучы укучыларның Россия вузларына ташламалы шартларда укырга керү мөмкинлеге бар. Бердәм дәүләт имтиханнары системасы кертелү дә яшьләрнең республикадан читкә китүен тәэмин итә.
Республикада калып, дәүләт вузларына югары белем алу өчен кергән студентларга, укулар тәмамлаганчы, махсус стипендия түләнәчәк. Аның күләме 6 мең сум тирәсе булып, мондый стипендияне иллеләп егет һәм кыз алыр дип көтелә.
Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән, Россиянең башка субъектларыннан Татарстанга килеп укырга теләүчеләр өчен иллеләп махсус стипендия булдырылачак. Иң мөһиме – бу укучыларның сессияне вакытында тапшырып баруы кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100