news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты

Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты
Фото: aktanysh-rt.ru

23 майда «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Әлеге изге эшкә әзерлек бер айдан артык дәвам итте: фронтка җибәреләчәк һәр тартма, һәр төргәк ярдәм — уртак тырышлык, ихлас күңел җылысы нәтиҗәсе, дип хәбәр итә «Актаныш» сайты.

Актаныш халкы әзерләгән гуманитар ярдәмне Чаллы шәһәрендәге Хокук тәртибе гаскәрләре берлеге волонтерларының йөк автомобиле килеп алды. Аларны Актаныш халкы ихлас каршы алды. Шимбә, ял көне булуга да карамастан, йөк төяргә Чечня сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук районда яшәүче ир-егетләр күмәк булып җыелып килгәннәр. Барысы да бер максатка берләшеп, кулга-кул тотынып эшләде — бу күренеш үзе үк халкыбызның ныклыгын, бердәмлеген чагылдыра.

Актаныш волонтерлары фронттагы якташларыбыз белән даими элемтәдә. Курск якларында, Обоянь шәһәрендә һәм Белгород өлкәсендә эшләүче волонтерлар белән турыдан-туры хәбәрләшеп, ярдәмнең төгәл адресатларга барып җитүе тәэмин ителә.

Җибәрелгән ярдәм составында маскировка челтәрләре, эчәр су, азык-төлек (чәк-чәк, сохари, чәй), кием-салым, юеш салфеткалар, перчаткалар, хәтта Актаныш балы бар. Боларның һәркайсы — фронттагы егетләргә терәк, туган як җылысының бер кыйпылчыгы.

Бу изге эштә авылларыбыз да читтә калмый. Соңгы айда Яңа Әлем, Мари Суыксуы, Татар Суыксуы, Югары Яхшый, Табанлыкүл, Әтәс, Чалманарат, Күҗәкә, Аеш авыллары аеруча актив катнашты. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыкты. Аерым билгеләп үтәргә кирәк: Пучы авылы халкы бу юлы да үрнәк булырлык активлык күрсәтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot