news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Актанышта Казахстанның Семей шәһәрендә Сабантуй үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр

Актанышта Казахстанның Семей шәһәрендә Сабантуй үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр
Актаныш районы мәгълүмат үзәге

10 сентябрьдә Казахстанның Семей шәһәрендә Сабантуй бәйрәме планлаштырыла. Анда Актаныш районы Татарстан Республикасын тәкъдим итә. Әлеге чарага әзерлек эшләре уңаеннан Татарстан Премьер-министрның урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Актанышта булды. 

«Актаныш-информ» хәбәр иткәнчә, Актаныш районы хакимияте бинасының кече утырышлар залында җитди сөйләшү, фикер алышу булды. Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов һәм аның урынбасарлары катнашында бәйрәмне оештыру буенча эш планы төзелде.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100