news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Актанышта әрмән җәмгыяте һәм аның җитәкчесе мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм ясады

Актанышта әрмән җәмгыяте һәм аның җитәкчесе мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм ясады
"Актаныш-информ"

Актаныш районындагы әрмән җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Алик Авдарян җәйге карусельда ял оештырды. Мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар карусельда атынды, батутта сикерде, татлы мамык белән сыйланды.

Балаларның җәйге гадәти көне бәйрәмгә әверелде, алар уеннар барышында сюрприз-бүләкләр дә алда. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

«Сәламәтлекләре чикле балаларның сыкраулы тормышын беразга булса да җиңеләйткән, тормышларына ямь өстәгән өчен «Игелек үзәге» Ххлыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм әти-әниләр әрмән җшмгыятенә, аның җитәкчесе Алик Нодариковичка олы рәхмәтен җиткерә», диелгән хәбәрдә..

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100