news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта абруйлы журналист, диктор Әлфия Ситдыйкова белән очрашу булды

Актанышта абруйлы журналист, диктор Әлфия Ситдыйкова белән очрашу булды
Юлай Низаев

Актанышның яңа буын үзәк китапханәсендә районның Күҗәкә авылында туып-үскән талант иясе, иҗат әһеле – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлеге, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, абруйлы журналист, диктор Әлфия Ситдыйкова белән тирән эчтәлекле, җанлы очрашу үтте.

Әлфия ханым бүгенгесе көнне Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә, аның әсәрләре прозада да, поэтикада да көчле, укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Автор төрле әһәмиятле тематик юнәлешләрне сайлый. Ул нәфис әдәбият, шигърият, тарихи хрониканы, тәбрикләү поэзиясен дә үз итә. Ул күптән түгел күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Әдәби-мәдәни кичәдә әдибәне хөрмәтләп Актаныш районы хакимиятеннән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова район башлыгының котлавын, гөлләмәсен һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

Әлфия Ситдыйкова бирегә каләмдәш дуслары – Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның Язучылар берлегенең һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, бик күп әдәби премияләр лауреаты булган Факил абый Сафин, бихисап дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөхәммәт Мирза һәм әлбәттә, «Агыйдел дулкыннары» районкүләм әдәби берләшмә иҗатчылары килгән иде.

Әлфия апа белән очрашу кичәсенә Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәп укучылары да килгән иде. «Яктылык сулышы» кичәсе хөрмәтле мәдәният ветераны Робсон Мусинның «Актанышка кайтам» дигән җыры белән башланып китте. Җырның авторлары залда утыралар иде, алар – Әлфия апа һәм Факил абый.

«Чарага китапханәчеләр буларак китап-иллюстратив күргәзмә әзерләдек.Аның исемен «Яктылык сулышы» дип атадык. Аның геройлары тормышта авыр вазгыятьләрдә калып та югалып калмыйлар, ә яктылыкка таба, алга таба бара торган геройлар» – дип башлап җибәрде әдәби бәйрәмне алып баручы, китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәндия Гайнанова.

Шунысы да аеруча куанычлы, Факил Миңнемөхәммәт улы Әлфия Ситдыйковага Чаллы шәһәре хакимиятенең Мактау кәгазен һәм Илдар Юзеев исемендәге бик дәрәҗәле премиясе булуы хакында хәбәр итеп, кичә героинясының костюм якасына премия медален кадады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100