news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Кәзкәй авылындагы кадет-интернат мәктәбе базасында спорт лагеры эшли башлады

Актанышның Кәзкәй авылындагы кадет-интернат мәктәбе базасында спорт лагеры эшли башлады
Фото Актаныш районы мәгълүмат үзәгеннән

Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеры белән беррәттән шушы көннәрдә Кәзкәй авылындагы кадет-интернат мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә һәм физкультурага тартылган спортчы егетләр һәм кызлар өчен спорт лагеры эшли башлады.

Спорт юнәлешендәге лагерьга татарча көрәш, бадминтон, теннис, волейбол, баскетбол, волейбол, футбол, җиңел атлетика, дзюдо белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җыелды. Бу турыда «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Төшке аш вакытына кадәр һәр юнәлеш буенча тренировкалар оештырыла. Балалар әйдаманнар озатуында автобус белән Актанышка килә, аларны биредәге спорт мәйданчыкларында тренерлар көтеп ала һәм дәресләрдә күнекмәләр уздыра.

Төшке аштан соң лагерьда отрядлар арасында спорт уеннары башлана. Укучылар «Дулкын» бассейнына йөзәргә дә йөриләр. Кичен мәдәни күңел ачу чаралары үткәрелә.

Спорт лагеры 1 августтан 18 августка кадәр эшли.

Лагерьны ачу тантанасына район җитәкчесе Ленар Зарипов та килде. Укучыларның ялын оештыру дәрәҗәсе белән танышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100