news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Актанышта “Урып-җыю - 2010” хакында киңәшләштеләр

Семинар-киңәшмәдә кыска саплы культуралар белән ничек эш итәргә дигән сорауга җавап эзләнде

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Актанышта “Урып-җыю - 2010” семинар-киңәшмәсе үтте. Бу хакта муниципаль районнарның рәсми порталында хәбәр ителә.
Чарага районның барлык комбайнерлары, авыл җитәкчеләре, баш инженерлар, агрономнар, икътисадчылар чакырылган иде. Алар өчен кыска саплы культураларны уру, жыю, төяү һәм урнаштыру буенча махсус җиһазландырылган комбайннар эшчәнлеге буенча тәҗрибәләр күрсәтелде. Барлык комбайнчылар белән дә хезмәт иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100