Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышның “Әнәк” агрофирмасында 4 ел эчендә савым сыерлары көтүе 99 процентка яңарган
Алдагы елларда, ягъни 2011-2012дә тулаем савымны 6000 тоннага, ә савым сыерларын 1500 башка җиткерү максаты куелган
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Актаныш муниципаль районының Әнәк“ агрофирмасындагының Айман бүлекчәсендә, маллар башка "туганнарыннан" аермалы буларак, һәрвакыт көрлекләре белән күз карашын иркәли. Юнәлешле тәрбия максатыннан оештырылган фермада 6 торакта 410 баш тана асрала, 1 торакка хезмәт куючы 1 кеше билгеләнгән, дип хәбәр итә “Актаныш таңнары” газетасы.
Биредә техника кулланылмый һәм һәр хезмәтнең үз тәртибе, бер системага салынган исәп-хисабы бар. Маллар бәйдә түгел, иркен утарларда асрала. Көнгә 2,2 килограмм концентрат, 20 килограмм сенаж һәм 5әр килограмм печән-салам бирелә. Шушы гади генә ысул белән тәүлегенә 700 грамм үсеш алуга ирешәләр. Көздән биредә 17 мең центнер сенаж салынган, 800 центнер печән һәм җитәрлек күләмдә салам хәстәрләнгән. Биредә кулланган технологиянең хикмәте белән агрофирманың баш зоотехнигы Шәйхулла Солтанов таныштырып узды.
– Көтү яңарту мәсьәләсе 2007 елда ук кискен куелды. Агрофирма буенча ул чорда карт сыерлар саны шактый иде. Продукция бирүчәнлегенә карап контроль савым нәтиҗәсендә без аларны аерырга булдык. Югары продукция бирүчәнлеккә ия сыерларның теше бозауларын асрап үзгәрәк тәрбия нәтиҗәсендә 16-18 айда 4 центнерга җиткереп Айман фермасына тупладык. Кукмарадан нәселле үгез алып кайтып куштык, һәрберсенә аерым карточка ачтык, зоотехник-селекционер билгеләдек. Шушы аеру һәм көтү яңарту нәтиҗәсендә 4 ел эчендә агрофирмада савым сыерлары 99 процентка яңарды. Алдагы елларда, ягъни 2011-2012дә тулаем савымны 6000 тоннага, ә савым сыерларын 1500 башка җиткерү максаты куелды һәм әлеге эш барышында без аңа ирешербез дип уйлыйм. Алга таба шулай ук, тагын бер торак төзергә дигән уй бар. Ул вакытта инде таналарның санын 450гә җиткерәчәкбез. Көтү тулыландыргананн соң калганын сатырга да мөмкин. Киләсе елларга безнең әзерләнгән 800 баш тана бар. Алар әлегә бүлекчәләрдә тәрбияләнә. Кирәкле үсеш алганнан соң бирегә алып килеп каплатыла. Агрофирма буенча ул хезмәт бары тик Айман фермасында гына башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз