Актанышның Яңа Əлем мәктәбе директоры үз проекты өчен 220 мең сумлык сертификат алган

Актаныш районының Яңа Əлем мәктәбе директоры Илназ Шәрипов «Авыл яшьләре өчен туристик велопоход» проекты белән җиңү яулады.
26 июньдә Казан шәһәренең «Урам» экстрим-паркында үткәрелгән Яшьләр көне бәйрәмендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм физик затлар арасында грантлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Ул үз проекты белән җиңү яулады һәм аны гамәлгә ашыру өчен 220 мең сумлык сертификатка ия булды.