Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгы ачыкланган
Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетына сылтама белән хәбәр итә.
Археологик истәлек Агыйдел елгасының сул ярында, Буазкүл авылы янында урнашкан. Аны «Баскүл III» дип атаганнар.
Авыл урынының мәйданы – 0,7 гектар. Җирнең күп еллар буе сөрелүенә карамастан, белгечләр мәдәни катламның сакланып калган өлешен ачыклый алган.
Казу эшләре вакытында чүлмәк кисәкләре, төсле һәм кара тимердән эшләнгән әйберләр, сугыш балталары һәм ук очлары тапканнар. Табылдыклар арасында алтын йөгертелгән көмеш чигә бизәге, бронза каеш каптырмалары һәм Урал итәгендәге Роданово мәдәниятенә караган осталар ясаган йөзекләр дә бар.
Табылдыкларга нигезләнеп, белгечләр XI-XII гасырларда бу урында хуҗалык һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ә авыл халкы сәүдә иткән дигән нәтиҗәгә килгән.
«Баскүл III» атамасы археологик истәлекнең урнашу урыны белән бәйле. Бу тирәдә моңа кадәр «Баскүл I» һәм «Баскүл II» дип аталган ике объект та табылган булган.
Фото: Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз