news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган

Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган
"Актаныш-информ"

Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. «Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте филиалы - Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.

 Әлеге үтә заманча  технология районның барлык торак пунктларын колачлый. Интернет, WI-FI, радиоканаллар, GPON һәм 4G дулкыннар офисларга, аерым биналарга шул оптик-җепселле линия аша тарала. Бу турыда «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә. 

Актаныш районындагы социаль объектларның зур күпчелеге интернет челтәренә тоташтырылган. Аерым алганда, 66 фельдшер-акушерлык пункты, 38 мәктәп, 3 мәдәният йорты, 24 җирле үзидарә органы, 3 янгын сагы хезмәте урнашкан биналарга интернет кергән. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100