Актанышның Яңа Әлем, Мари Суыксуы мәктәпләре һәм «Каенкай» бакчасы 500 мең сумлык грант отты.
Алар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсында катнашкан иде. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча республиканың 129 мәктәбе арасында Яңа Әлем, Мари Суыксуы мәктәпләре, 159 балалар бакчасы арасында «Каенкай» балалар бакчасы җиңүче дип танылды. Бу белем бирү оешмалары 500 меңлек грант ияләре булды.