news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Актаныш-информ»ның яңартылган бинасы 10 февральдә тантаналы төстә ачылачак

«Актаныш-информ»ның яңартылган бинасы 10 февральдә тантаналы төстә ачылачак
"Актаныш-информ"

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм «ТАТМЕДИА» АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев «Актаныш-информ»ның яңартылган бинасы, белгечләрнең эш шартлары белән танышты.

Бинаны 10 февральдә тантаналы төстә ачу планлаштырыла. Җитәкчеләр әлеге чара уңаеннан үзара киңәшләшеп, башка мәсьәләләр турында да сөйләшүләр алып барды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

«Мондый яхшы эш шартларын булдырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, төзекләндерүне һәрвакыт үзенең ныклы контроленә алып, эш барышын күзәтеп, киңәшләре белән ярдәм итеп торган район башлыгы Ленар Зариповка рәхмәт», диелгән хәбәрдә.

Районның рәсми мәгълүмат үзәге булган «Актаныш-информ» бинасына 2022 елда заманча төзекләндерү үткәрелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100