Аксубайда иң яхшы тәрбиячеләр ачыкланды
Җиңүчеләр Аксубай районы данын республика бәйгесенең зональ этабында яклаячак.
(Аксубай, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районы үзәгендәге «Радуга» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең район этабы узды.
Бәйгедә тәрбиячеләр Рания Раузетдинова («Кояшкай»), Валентина Казакова («Кояшкай»), Надежда Нургатина («Буратино»), Ирина Ильина («Радуга») катнашты.
Катнашучылар балалар белән дәресләр һәм мастер-класслар үткәрде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Ирина Ильина һәм Валентина Казакова җиңүче дип табылды. Алар Аксубай районы данын республика бәйгесенең зональ этабында яклаячак.