news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшәүче машина йөртүче хатын-кыз креатив булганы өчен билгеләп үтелде

Аксубайда яшәүче машина йөртүче хатын-кыз креатив булганы өчен билгеләп үтелде

Аксубай районы автоледие креатив булганы өчен билгеләп үтелде. Машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган Анна Борисова узган атнада Чистайда автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында оештырылган «Автоледи-2022» республика бәйгесенең зональ этабында катнашты.

Казанда узачак конкурс финалына чыгу хокукы өчен республиканың сигез районыннан килгән катнашучы көрәште. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Анна Борисова биремнәрне төгәл үтәп, район данын лаеклы яклады. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча ул «Автоледи – креативлык» номинациясенә лаек булды. Аннага грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Мактау баскычына Нурлат, Чирмешән һәм Әлки районнары вәкилләре күтәрелде. Алар республиканың иң яхшы автоледие исеме өчен көрәшәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100