news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Аксубайда районы мәдәният йортында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Тантана уңаеннан районга агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов килде. Район башлыгы Камил Гыйльманов озатуында ул «МОЛКО» ҖЧҖнең «Октябрь» бүлекчәсенең сөт комплексында булды. Терлекчелек комплексында алар предприятие җитәкчеләре белән берлектә реконструкцияләгәннән соң эшләп килүче корпусларны һәм бозаулар абзарын карады. Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле терлекчелек объектын яңартуга югары бәя бирде.

Мәдәният йорты фойесында кунакларны традиция буенча дәртле җырлар, ипи-тоз, чәкчәк һәм сыра белән каршы алдылар. Коридорда район авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе, «Стимул», «Гарант», «Актай» АПКсы җитештерү мәйданчыкларының икмәк-күмәч продукциясе, Шакировлар, Самаренкин фермер хуҗалыклары эшләнмәләре, район умартачылары продукциясе тәкъдим ителде.

Залда авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары, фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре җыелды.

«Безнең өчен ел һава торышы көйсезлеге белән узды – яз озакка сузылды, чәчү эшләре ай ярым дәвам итте. Әмма нәтиҗәдә игенчеләр бөртеклеләрнең гектарыннан 38 центнердан артык уңыш алдылар. Бу уңышта игенчеләрнең фидакарь хезмәте, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, инвесторларның инвестицияләре бар. Терлекчелек тармагына да шактый инвестицияләр керде, нәтиҗәсе дә арта бара, күрсәткечләр дә яхшыра», – дип тантаналы чарын ачты район башлыгы Камил Гыйльманов.

«Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, фермерлар, җитәкче-инвесторлар! Сезне Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар телим!», – диде ул.

«Аксубай районында мин беренче тапкыр 2000 елда булдым. Шул вакыттан алып районның социаль инфраструктурасында һәм агросәнәгать комплексында булган үзгәрешләр мине бик сөендерде. Сездә нәтиҗәле эш өчен дә, мәдәният һәм ял өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Районның барлык үсеш мөмкинлекләреннән файдалануы күренә», – диде Николай Титов.

Авыл хуҗалыгы производствосының иң яхшы вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Камил Гыйльманов һәм Николай Титов ашлык суктыру буенча иң югары республика һәм район күрсәткечләренә ирешкән «2022 елның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсында җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы медальләрен һәм сертификатларын тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100