news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Аксубай районында көзге чәчү башланды

Аксубай районында көзге чәчү башланды
"Авыл таңнары"

Комбайннар уңыш басуларыннан китәргә өлгермәде, аерым авыл хуҗалыгы җерләшмәләре кырлары куәтле тракторлар гөрелтесенә күмелде. Аксубай районында көзге чәчү башланды.

«Аксу Агро» игенчеләренә көзге бодайны 4500 гектардан артык мәйданда чәчәргә кирәк. Чәчү эшләре барышы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов танышты. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Чуаш Енорускиносы янындагы басуда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе пәйда булган мизгелдә алмашып эшләүче механизаторлар Рәис Мифтәхов һәм Илнур Җамалетдинов уннарча гектардан артык мәйданда бодайның «Скипетр» сортын чәчәргә өлгергән иде. Эш кызу бара. Агроном Илсур Сәхапов сүзләренчә, орлык китерүгә бәйле дә, ягулык белән тәэмин ителешкә кагылышлы да тоткарлыклар юк.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100