Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районы госпитальләргә гуманитар ярдәм җибәрә
Аксубай районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча эшләүләрен дәвам итә. Бүген яшеренү челтәрләре һәм масхалатлар белән беррәттән, фронт госпитальләрен ир-атлар өчен пижама тибындагы кием белән тәэмин итү мәсьәләсе дә беренче планга чыкты. Бу хакта «Аксубай таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Аксубай хатын-кызлары сынау өчен берничә «пижама» һәм бриджи җибәрде. Волонтерлар сүзләренчә, моның өчен футболка һәм әзер пижама, шорты, спорт триколары да яраклы. Яраланган сугышчылар өчен шулай ук алдан замоклы яисә төймәле җылы кофталар да кирәк – ватылган замокларны безнең волонтерлар төзәтәчәк. Иң мөһиме – барысы да чиста һәм тишексез булырга тиеш, чөнки бу киемнәр госпиталь урын-җир әйберләре белән бергә юылачак һәм алар берничә тапкыр кулланылачак.
Госпитальләрдә гипс салуга комачаулый торган каты якалы һәм манжетлы ир-ат күлмәкләре башта ярамады. Ләкин безнең хатын-кызлар, яралыларга уңайлырак булсын өчен, якаларны да, манжетларны да кисеп алы.
Бер күлмәкне тиешенчә ясау өчен волонтерларга нибары 20 минут вакыт кирәк. Бу эшне шулай тиз башкара алмаучылар, күлмәкләрне һәм бриджиларны яисә шуңа яраклы материалны район мәдәният йортында гуманитар ярдәм җыю пунктына китерә ала.
Шул рәвешчә ир-ат күлмәкләреннән тегелгән «пижамаларга» госпитальләрдә ихтыяҗ зур һәм аларның чираттагы партиясен көтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз