news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

АКШ Хөкүмәте яңадан үз эшен туктатып тора

Хөкүмәтнең акчасы булмау сәбәпле, дәүләт хезмәткәрләренә түләүсез ялга китәргә туры киләчәк.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Америка министрлыклары, федераль ведомстволары һәм хезмәтләре, Конгресс финанслауны озайту турында закон проекты кабул итмәгәнлектән, бер ел эчендә икенче тапкыр эшен туктатып торырга мөмкин. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Хөкүмәтнең акчасы булмау сәбәпле, дәүләт хезмәткәрләренә түләүсез ялга китәргә туры киләчәк. Халыкка исә хезмәтләр чикләнгән күләмдә күрсәтеләчәк яки бөтенләй күрсәтелмәячәк.

Шунысы да билгеле: республикачылар һәм демократлар ике еллык бюджет кабул итү турында килешкән. Әмма сенатор Рэнд Пол әлеге закон проектына каршы чыккан. Аны бюджет планының берьюлы ике елга (2018 һәм 2019) исәпләп төзелүе канәгатьләндермәгән. Аның фикеренчә, чыгымнарның үсүе федераль казна дефициты артуга китерәчәк. Сенатор коллегаларыннан аңа төзәтмәләр кертүне таләп итте.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100