Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксаков гаилә ипотекасын бөтен икенчел торак базарына киңәйтүгә каршы чыкты
Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков Россиядә ташламалы гаилә ипотекасы программасын торакның барлык икенчел базарына тарату инициативасын хупламавын белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасының гаилә, ата-ана һәм балалар мәсьәләләрен яклау комитеты башлыгы Нина Останина гаилә ипотекасы программасын бөтен икенчел базарга тарату үтенече белән Финанс министрлыгына мөрәҗәгать юллаган иде. Мөрәҗәгатьтә, хәзерге вакытта икенчел торак сатып алганда гаилә ипотекасын илдә бары тик 901 торак пунктта гына рәсмиләштерергә мөмкин булуы билгеләп үтелгән.
«Юк, мин моның белән килешмим. Без бу программаны, шул исәптән, торак төзелешен стимуллаштыру, төзелешкә ярдәм итү өчен керттек», – дип ассызыклады парламентарий РИА Новости белән әңгәмәдә.
Аксаков фикеренчә, ташламалы гаилә ипотекасы икенчел базарда бары тик төзелеш акрын барган төбәкләрдә генә кулланылырга тиеш. «Ягъни, яңа торакка дефицит, төзелеш белән проблемалар булган урыннарда, ташламалы программа инде гамәлдә», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз