news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" "Северсталь" белән очраша

Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр 110 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 65 җиңү, 36 җиңелү бар, 9 уен тигез исәп белән тәмамланган

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатының чираттагы матчы кысаларында Череповецта "Северсталь" белән очраша. Уен 19 сәгатьтә башлана.

«Северсталь» – «Ак Барс» матчына Денис Бондарь (Магнитогорск), Александр Сергеев (Жуковский), Дмитрий Парфенов һәм Александр Сысуевтан (икесе дә – Уфа) торган судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә. "ТНВ" телеканалы хоккей яратучыларга матчның турыдан-туры трасляциясен тәкъдим итә (репортаж 19.00 дә башлана).

Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр 110 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 65 җиңү, 36 җиңелү бар, 9 уен тигез исәп белән тәмамланган (алкалар аермасы 380-299). Узган сезонда ике очрашуда да "Ак Барс" өстен чыккан, дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot