news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзатуллин: Җәмигъ мәчетен проектлау әле башланмаган

Казанда төзелергә планлаштырылган Җәмигъ мәчетен проектлау җир кишәрлеген рәсмиләштерү аркасында башланмаган әле. Бу турыда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда төзелеш тармагын үстерү турындагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Проектлау әле башланмаган, чөнки әлегә җир кишәрлеген рәсмиләштерү мәсьәләсе бара. Бу участокның кырыенда «Казан» гаилә үзәге ягыннан да, Декабристлар ягыннан да яңгыр суларын җыя торган дренаж уза. Шуңа күрә проектлауны без бу чик буйлап башлыйбыз, барысы да матур булсын өчен аны җир астына күчерергә кирәк», - диде министр.

Искәртик, Җәмигъ мәчетен элеккеге «Кырлай» аттракционнары паркы территориясендә төзергә җыеналар, ул якынча 10 мең кеше кабул итә алачак. Мәчетнең нигезенә беренче таш 20 майда салынган иде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мөфтие Камил Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдин, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

8 июльдә Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсына йомгак ясалды. Беренче урынны Айвар Саттаров (Казан) һәм «Гинзбург Архитектс» (Мәскәү) проектлары бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100