news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» вәкилләрен акционерлык җәмгыятьнең 15 еллыгы белән котлады

Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» вәкилләрен акционерлык җәмгыятьнең 15 еллыгы белән котлады
Владимир Васильев

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» АҖнең вәкилләрен оешманың 15 еллык юбилее белән котлады. 

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне иң зур медиакомпаниябез – «ТАТМЕДИА» АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан чын күңелемнән котлыйм. Байтак еллар эшләү дәверендә бихисап эшләр башкарылды – басма матбугат, радио, телекомпанияләрдән, электрон чыганаклардан зур челтәр булдырылды.

Шунысы куанычлы, АҖнең барлык филиаллары да замана таләпләренә бик сизгер һәм бүгенге көндә аудитория ихтыяҗларын тулы күләмдә канәгатьләндерү өчен үзгәрергә әзер. Әйтеп үтәргә кирәк, соңгы ике елда гына да җитди үзгәрешләр күзәтелә. Алар арасында: яңа проектлар һәм кызыклы рубрикалар, медиамәктәп, тәэсирле презентацияләр һәм потенциаль аудитория белән очрашулар. 

Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, яңа идеяләр һәм яңа казанышлар телим!», диелгән котлауда. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100